12 февральдә Лениногорск районында дүрт олы кеше һәм бер бала машиналары белән карга батып калганнар.
Бу хәл Горкино авылында була, карга батып калдык, дип "112" номеры буенча бердәм диспетчерлык хезмәтенә 19 сәгать 20 минутта шалтыратканнар. Аларга ярдәмгә 7нче зональ - коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Әлеге юлда «МАЗ» һәм Daewoo Nexia...
12 февральдә Лениногорск районында дүрт олы кеше һәм бер бала машиналары белән карга батып калганнар.
Бу хәл Горкино авылында була, карга батып калдык, дип "112" номеры буенча бердәм диспетчерлык хезмәтенә 19 сәгать 20 минутта шалтыратканнар. Аларга ярдәмгә 7нче зональ - коткару отряды хезмәткәрләре килгән. Әлеге юлда «МАЗ» һәм Daewoo Nexia машиналары баткан булып чыккан. Коткаручылар аларны 20 сәгать 55 минутта, буксирга алып, трассага тартып чыгарган, дип хәбәр итә республика буенча гадәттән тыш хәлләр министрлыгы сайты.
Нет комментариев