Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында улын атып үтергән ата турында авылдашлары ни сөйли

14 октябрьдә кич белән Савочкино авылында 65 яшьлек ир улын атып үтерде, киленен яралады. Безнең корреспондентлар Савочкино авылына барып, авылдашлары белән сөйләшеп кайтты. Савочкино Лениногорскиның Писмән авылы җирлегенә керә. Кечкенә генә авыл. Мондый фаҗига анда беренче тапкыр булган. Фаҗига килеп чыккан гаилә дә яхшы гаиләләрдән саналган. "Авыл шок хәлендә. Элек...

14 октябрьдә кич белән Савочкино авылында 65 яшьлек ир улын атып үтерде, киленен яралады. Безнең корреспондентлар Савочкино авылына барып, авылдашлары белән сөйләшеп кайтты.


Савочкино Лениногорскиның Писмән авылы җирлегенә керә. Кечкенә генә авыл. Мондый фаҗига анда беренче тапкыр булган. Фаҗига килеп чыккан гаилә дә яхшы гаиләләрдән саналган.

"Авыл шок хәлендә. Элек үзара сүзгә килеп сугышулар булгалады. Мондый эшчән һәм яхшы дип саналган гаиләдән моны беркем дә көтмәде. Бу хәл кичке 10нар тирәсендә булды. Без барыбыз да әтисен дә, малаен да кызганабыз. Ә әнисенә һәм хатынына ничек авыр? Кызганыч, балалар әтисез калды", ди шул авылда яшәүче Наталья Вологодская.

"Көндез барысы да тыныч иде. Бернинди тавыш та ишетелмәде. Кич белән мин йокларга яттым. Машина тавышыннан уянып китте, тәрәзәдән карасам "ашыгыч ярдәм" машинасы тора. Болай килеп чыгуы бик кызганыч. Әтиләре бик эш сөючән иде, пенсиядә булса да, эшләде. Улы да эшчән иде. Аның монда дачасы бар иде. Өйдә дә, ишек алдында да тәртип, чисталык", - ди күршеләре Нина Николаева.

Моңа кадәр язган идек:http://www.zamansulyshy.ru/tt/the-news-tat/item/13954-leninogorsk-rayonyinda-%D3%99tise-ulyin-atyip-%D2%AFterg%D3%99n.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев