Лениногорск районында тракторларны тикшерәләр (ФОТОЛАР)
Авыл җирлекләрендә физик затларга караган техникага техосмотр үткәрелә, дип хәбәр итте Лениногорск буенча Гостехнадзор баш инженер-инспекторы Илнур Галимов.
Бүгенге көндә 16 авыл җирлегендә техосмотр үткән инде. Яңа Иштирәк, Зәй-Каратай, Түбән Чыршылы, Иске Куак, Мичурин авыл җирлекләрендә техникаларына техник күзәтү үткәрү буенча активлык күрсәткәннәр. Писмән, Кармалка, Федотовка авыл җирлекләрендәге трактор хуҗалары әлеге чарага җитди карамаганнар. Ике трактор хуҗасына техниканы техосмотр үткәрми кулланган өчен административ материал төзелеп, штрафлар язылган.
Киләсе атнада башка авыл җирлекләрендә дә техосмотр үткәрү планлаштырыла.
Аның барышында техниканың документы, анда күрсәтелгән номерларның туры килүе, тракторист-машинист таныклыгы булу, ОСАГО полисы булуы, машина һәм прицепның техник торышы тикшерелә. Техник күзәте нәтиҗәсе буларак, техника хуҗасына техосморт үтү турында таныклык бирелә, җитешсезлеге булганнарга акт төзелеп, киләсе тикшерүнең вакыты билгеләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев