Лениногорск районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск районында яңа имам-мөхтәсиб сайланды

 Утырышны Татарстан Республикасы баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев алып барды.

Кунаклар арасында мөфтинең урынбасары һәм ТР Көньяк казые Аксубай районы имам-мөхтәсибе Равиль хәзрәт Зөфәров , ТР Көнчыгыш казые Исмаил хәзрәт Сингатуллин, ТР Көньяк -көнчыгыш казые Марат хәзрәт Марданшин һәм тирә-юнь имам-мөхтәсибләр килде.

Лениногорск районы имамнары моңарчы имам-мөхтәсиб ярдәмчесе булып торган Булат хәзрәт Рауповка  бердәм тавыш бирделәр. Мөхтәсибәттә моңарчы имам-мөхтәсиб вазыйфасын  2009 елдан бирле уңышлы гына Исмаил хәзрәт Сингатуллин алып барды. Хәзер ул Әлмәт мөхтәсибәтен һәм ТР Көнчыгыш казыятен җитәкли.

"Лениногорск районында Ислам динен үстерү һәм тарату,  рухи-әхлакый традицияләрне саклау, тынычлык һәм конфессияара татулыкны ныгытуга юнәлдерелгән 15 еллык  нәтиҗәле хезмәте  Аллаһ Раббыбыз разый булсын! Барчасына да уңышлар! Амин!", дип хәбәр ителә мөхтәсибәттән килгән хәбәрдә.

Фотолар: мөхтәсибәттән.


Нет комментариев