Лениногорск шахматчылары команда ярышларында көмеш-бронза һәм чемпион исемен яуладылар
Лениногорск шахматчылары Яр Чаллыда команда ярышларында булып кайттылар.
Татарстан Республикасы чемпионатында бу юлы шахмат командалары аеруча күп иде. Ярышларны 51 ирләр һәм 25 хатын-кызлар командалары тәкъдим итте.
Тиз шахмат буенча республика бәйгесендә шәһәребездән 2 ир-атлар һәм 1 хатын-кызлар командасы катнашты.
Лениногорскиның Николай Мукаев, Андрей Шуваткин, Сергей Михайлов һәм Владимир Шуваткиннан торган 1 нче командасы өченче урынны яулады. Ә Максим Пушкарёв, Марат Гыйләҗев, Артём Афанасьев һәм Захар Плютадн торган 2 нче команда дүртенче урынга чыкты. Хатын-кызлар командасы да ир-егетләрдән калышмады. Ике гүзәл шахматчы Маргарита Соловьёва һәм Василиса Михайловадан торган команда көмеш призга хуҗа булды.
Шәхси исәп уеннарында Захар Плюта икенче урынны яулады. Блиц-турнирда хатын-кызлар командасы өченче урынга чыкты. Турнирның лидерлары арасында көрәштә Маргарита Соловьёва чемпион булды.
фотолар: шхмат мәктәбеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев