Лениногорск шахматчысы республика һәвәскәрләр лигасы чемпионы
Лениногорск шахматчылары шушы көннәрдә яңа җиңүләр яулап кайтты.
Бөгелмә шәһәрендә шушы көннәрдә Татарстанның көньяк - көнчыгышы һәвәскәрләр лигасының икенче этабы-тиз шахмат буенча турнир узды.
Анда Швейцария системасы буенча уйналган 9 турда Әлмәт, Баулы, Бөгелмә, Зәй һәм Лениногорскидан барлыгы 48 шахматчы катнашты.
Лениногорск вәкилләре турнирда бик уңышлы чыгыш ясадылар! Абсолют зачетта Владимир Шуваткин чемпион булды, икенче урынны Матвей Николаев алды. Хатын-кызлар арасында Елена Майорова иң яхшы нәтиҗә күрсәтте, Маргарита Соловьева кызлар арасында призер булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев