Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Социаль фонды 27 апрельдә - шимбә көн булса да, халыкны кабул итәчәк

Шимбә - 27 апрельдә Социаль фондның Лениногорск клиентлар хезмәте бүлеге өчен эш көне булачак.

«27 апрель – бу атнада эш көне булып тора. Шимбә көнендәге ялны  29 апрельгә – дүшәмбегә күчерделәр. 27 апрельдә безнең клиентлар хезмәте, Россия Социаль фондының башка клиентлар хезмәте кебек, иртәнге 8.00 дән 17.00 сәгатькә кадәр эшләячәк», – дип хәбәр итә Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова.

Кабул итүгә 8-800-1-000-001 телефоны аша яки СФР сайтында язылырга мөмкин.

Исегезгә төшерәбез: март аеннан Социаль фонд офисларында гражданнарны кабул итәргә өстәмә көн билгеләнде. Ул – һәр айның соңгы шимбәсе. Яңа график эшләүчеләргә дә уңайлы, үзләренең ял көнендә Социаль фонд бүлегенә мөрәҗәгать итә алалар. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев