Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә түбәтәй бизәделәр

Лениногорскиның «Исток-Башлангыч» халыкны социаль тәэмин итү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе белгечләре Лиана Габидуллина һәм Гөлнара Пряничникова социаль хезмәт алучылар белән дәрес үткәрделәр.

Дәрес Россия халыкларының мәдәни мирас елы кысаларында узды. Анда менталь тайпылышлы социаль хезмәт алучылар катнашты.

Дәрес ир-атларның татар милли  баш киеме -түбәтәйгә багышланган иде. Чара барышында катнашучылар баш киемнәре барлыкка килү тарихы һәм аның исеме, нинди материалдан ясалуы, түбәтәйләр бизәлә торган татар халык орнаментлары турында белделәр.

Аннан соң катнашучылар  кәгазьдән эшләнгән түбәтәйләрне татар милли орнамент белән бизәделәр, аның элементларын «Волонтер»  үзәгенең волонтерлары тарафыннан әзерләнгән иде. Катнашучыларның түбәтәйләре матур килеп чыкты.

https://leninogorsk.tatarstan.ru/index.htm/news/2103211.htm

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев