Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск спорт акробатлары Брест шәһәрендә ярышларда булдылар

Лениногорск спорт акробатлары данлыклы һәм тарихи әһәмияткә ия булган Брест шәһәрендә ярышларда булдылар.

Безнең акробатларның әле Белорусиягә тәүге кабат аяк басулары иде. Биредә СССРның атказанган тренеры В. П Коркин истәлегенә XXVI ачык республика турниры узды.

Бәйгедә спорт мастеры программасы буенча унике яшьтән унтугыз яшькәчә спортчылар осталыкка ярышты.  Лениногорск акробаткалары Россия командасы кысаларындаиң  популяр һәм иң күпсанлы –“кызлар өчлеге”ндә чыгыш ясады. 

Безнең кызлар остазлары белән берлектә үз программаларын  тырышып әзерләгәннәр иде. Шуңа да беренче очрашудан ук Белорусия җирендә якты йолдыз булып балкыдылар. Аларның чыгышлары алкышлар белән генә түгел, көмеш медальләр белән дә бәяләнде. 

Спорт мастеры программасы буенча ярышкан Лениногорск акробат кызларының ике төркеме дә  икенче урыннарны яулап алды.

“Кызлар өчлеге”нең берсе Әмирә Нурхәммәтова, Элина Хәйруллина һәм Злата Ильиндан тора, ә икенчесенә Арина Сөләйманова, Алинә  Зәйнуллина һәм Ариана Галләмова керә.

Кызлар ярышларны “нәкъ өйдәге сыман узды, җылы һәм дустанә аралаштык”,- дип, билгеләп үттеләр.

Алар героик Брест крепостенә беренче көнне үк сәяхәт ясап, дулкынланып, тәэсирләнеп карап йөргәннәр.Билгеле, күңелләрендә шушы мизгелләрдән барлыкка килгән горурлык һәм ватанпәрвәрлек хисе дә уярышта уңышларына этәргеч булган

фото: 1нче спорт мәктәбеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев