Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск спорт акробатлары – «Чемпион Кубогы» җиңүчеләре

Спортта уңышлар.

Башкортстанның башкаласы Уфа шәһәренә 500дән дә артык спорт акробаты җыелды. Биредә “Чемпион Кубогы” ярышлары узды.

Бәйгегә Россиянең 9 регионыннан спорт акробатикасы белән шөгыльләнүче балалар һәм үсмерләр килгән иде. Безнең шәһәрне бу зур ярышларда 1 нче спорт мәктәбе тренерлары Әсхәт Хәйруллин һәм Марина Мөхәммәтова шәкертләре тәкъдим итте.

Лениногорск акробатлары  уңышлы чыгыш ясады: Виктория Карпухина һәм Алиана Фәттаховадан торган 3 нче разрядлы  акробатлар пары көмеш медаль яулады. Шулай ук Варвара Гусева, Валентина Альмушева,  Әминә Гомәровадан торган 3 нче спорт разрядлы кызлар өчлеге дә икенче урынны алды.

 Яшүсмерләр арасында 2 нче разряд буенча көмеш медальләргә  Әмир Гайнетдинов һәм Тимур Гайнетдинов лаек булды.

Спорт мастерлыгына кандидат программасы буенча чыгыш ясаган Риана Галиева, Элина Вафина Юлия Тихоновадан торган кызлар өчлеге “Чемпион Кубогының” җиңүчеләре булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев