Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск спортчысы Данил Садриев Пекинда чаңгыда трамплиннан сикерү буенча финалгы чыкты

Пекинда Олимпиада уеннарында Россиянең дүрт спортчысы да чаңгыда трамплиннан сикерү буенча квалификация раундын узды һәм финалга чыкты.

 

Төп раундка чыгучылар арасында татарстанлы Данил Садриев та бар. 18 яшьлек спортчы 97 балл белән 18нче урынны алды. Аннан тыш финалга Евгений Климов, Михаил Назаров һәм Роман Трофимов чыкты.

Чаңгы белән трамплиннан сикерү. Квалификация.

1. Мариус Линдвик (Норвегия) — 116,7 балл;

2. Роберт Юханссон (Норвегия) — 116,6 балл;

3. Пётр Жила (Польша) — 112,1 балл;

18. Данил Садриев (Россия) — 97,0.

Ир-атлар арасында чаңгы белән трамплиннан сикерү буенча медальләр комплекты 6 февральдә уйнатылачак.

Искәртеп узабыз, Россия командасында чаңгычы Наталья Непряева Пекинда Олимпиадада беренче көмеш медаль иясе булды.

 

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев