Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск тәрбиячеләре “Ел тәрбиячесе” конкурсының зональ этабында катнаштылар

Зональ этап Бөгелмәдә үтте.

Күптән түгел Бөгелмәдә “Ел тәрбиячесе – 2024” республика конкурсының зональ этабы узды. Анда 12 тәрбияче катнашты, алар 4 район: Лениногорск, Баулы, Ютазы, Бөгелмәдән килгәннәр иде.

Лениногорск районы данын 10нчы балалар бакчасының тәрбиячесе Татьяна Таймухина, 24нче бакчадан Миләүшә Әхмәдиева, 17нче бакчадан Светлана Низамова яклады.

Конкурста катнашучылар “МИнем педагогик табыш”, “Балалар белән педагогик чара” дигән чыгышлар тәкъдим итте.

Конкурсның барлык зональ турлары тәмамлангач, нәтиҗәләр игълан ителәчәк. Анысы март аенда билгеле була, дип хәбәр итә Мәгариф идарәсе сайты.

 

Фото: мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев