Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск «Татарстан — казанышлар республикасы» марафонын кабул итәчәк

15 гыйнварда Татарстанда «Татарстан — казанышлар республикасы» автобус марафоны старт алды.

Автобус 1 мартка кадәр хәрәкәт итәчәк һәм республиканың 29 районында булачак. Марафон барышында спикерлар халыкка район, республика, ил казанышлары турында сөйләячәк.

Лениногорскига шундый автобус 14 февральдә киләчәк. Лениногорскилыларга ил, республика, район казанышлары турында сөйләячәкләр. Дискуссия Мәдәният сараенда узачак.

Чарада шулай ук район активы вәкилләре, предприятие, оешма, ведомство карамагындагы учреждение җитәкчеләре, эшмәкәрләр, җирле үзидарә депутатлары катнашачак.

Марафон кысаларында Татарстан казанышларына багышланган фотокүргәзмә оештырылачак.
Бүгенге көндә Татарстанда 100дән артык төрле федераль һәм республикакүләм проектлар, программалар гамәлгә ашырыла. Россия Президенты Владимир Путин инициативасы белән оештырылган милли проектлар мөһим урын алып тора.

 2023 елда «Комфортная городская среда» илкүләм проекты кысаларында Лениногорскида "Мәхәббәт" паркын төзеп бетерделәр, 2023 елда "Югары буалар каскады" реконструкциясе башланды, беренче этабы ясалды. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев