Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск тәрбиячесе Татарстанны "Россия тәрбиячесе" конкурсында тәкъдим итә

4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Сочида Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы узачак.

Лениногорск районының 10 нчы балалар бакчасы педагогы Виктория Цыганова «Россия Ел тәрбиячесе — 2021» Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабында Татарстан данын яклаячак, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте.

"4 октябрьдән 8 октябрьгә кадәр Сочида Бөтенроссия һөнәри конкурсының йомгаклау этабы старт ала, — диелә хәбәрдә. - Конкурсны ябу тантанасы, җиңүчене игълан итү, лауреатларны һәм катнашучыларны бүләкләү 8 октябрьдә булачак".

Конкурсантлар өч сынау узачак: "Минем педагогик табышым","балалар белән педагогик чара",  "Педагог остаханәсе һәм Ток-шоу". Ярыш нәтиҗәләре буенча финалга чыккан 15 лауреат билгеләнәчәк.

Конкурсның йомгаклау этабы нәтиҗәләре буенча гомуми рейтингта иң күп балл җыйган тәрбияче җиңүче булачак.

Исегезгә төшерәбез: Виктория Цыганова Татарстанда «Ел тәрбиячесе 2021» конкурсы җиңүчесе булды.

Якташыбызга уңышлар телибез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев