Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск укытучылары Казанда бәйрәм чарасында катнашты

Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада Казанда «Корстон» мәйданчыгында узды.

Әлеге чарада  район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова җитәкчелегендә тугыз кешелек делегация катнашты. Мәгариф идарәсе белгече, педагогик хезмәт ветераннары, озак еллар эшләүче укытучылар һәм хөрмәтле педагоглар тантаналы чараның шаһиты булдылар.

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов укытучыларны бәйрәм белән тәбрикләде. Аннары  укытучыларга һәм педагогларга Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Шәһәребезнең 6нчы мәктәп укытучысы Елена Анатольевна Хәйруллинага “Татарстанның атказанган укытучысы” мактаулы исеменә лаек булды. Елена Хәйруллина 6нчы мәктәптә тарих һәм җәмгыять белеме фәнен укыта. Аның педагогик стажы 37 елдан артык. Эшләү дәверендә күп кенә мактау грамоталары белән бүләкләнгән.

Тантаналы чара Татарстан Республикасы сәнгать осталары концерты белән дәвам иткән.

 

Фотолар: Мәгариф идарәсеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев