Лениногорск урамында СВО Геройлары хөрмәтенә куелган билборд пәйда булды
Геройларга дан!
Лениногорскиның Тукай урамында, төгәлрәге Шашин урамы белән кисешкән җирдә, светофорга кадәр якташ хәрбиләребез – хәрби операциядә һәлак булган солдатлар хөрмәтенә билборд (металл баганада зур баннер) куелган.
Анда 16 якташ хәрбиебезнең фотолары урнаштырылган, аларның исем-фамилияләре язылган. Дөрес, монда барысы да түгел.
Баннерның өске ягына “Вечная слава Героям СВО РФ”, ә икенче юлга “Помним и гордимся каждым лениногорцем” дип язып куелган.
Һәлак булган якташ хәрбиләрнең калганнарын да шулай баннерларда куярлар дип көтеп калабыз. Үз Геройларыбызны онытмыйк.
Розалия Мостафина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев