Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск урманнарында һәм паркларда талпаннар уянган

Быел көннәр иртәрәк җылытты, инде талпаннар да баш калкыткан.

Лениногорскилылар урман паркында булганда, киемнәреннән талпан алуларын хәбәр иттеләр.

“Лениногорскида янә талпаннарның иртә активлыгы, талпан вируслы энцефалиты, талпан боррелиозы кебек йогышлы авыруларны таратучылар көтелә", - дип искәртте ТР Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең территориаль бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева.

Узган елда Лениногорск районында талпан кадалуның беренче очрагы шулай ук апрель аенда теркәлгән булган. Талпан энцефалиты безнең районда соңгы ун елда теркәлмәгән.

«Шулай да Лениногорск районы вируслы талпан энцефалиты буенча эндемик район булып кала, ягъни талпан активлыгы даими рәвештә югары һәм авыру очраклары даими рәвештә теркәлә торган территория », - ди Рамилә Мөхәммәдиева.
Лениногорск территориясендә урманнар шактый, талпаннар өчен иң кулай урыннар, ләкин талпаннарны урман паркында, шәһәр паркларында, скверларда очрашырга мөмкин.

"Киң таралган фикер буенча, талпаннар агачларга менми. Алар башлыча үләндә, сирәгрәк куакларда тереклек итә. Бу бөҗәк, киемгә ябышып, тиресендә «аулак урын» тапканчы өскә үрмәли. Моңа уртача 30 минутка кадәр вакыт китә. Аларны ешрак колак артында, муенда, култык астында, башның чәч үскән өлешендә табалар», - дип аңлата Рамилә Мөхәммәдиева.

Белгечләр кисәтә: талпан вируслы энцефалиты күп кенә күңелсезлекләр китерергә мөмкин. Бу – үзәк нерв системасының күбесенчә зарарлануы белән кискен йогышлы вируслы авыру. Авыру инвалидлыкка һәм авыррак нәтиҗәгә – үлемгә китерергә мөмкин. Вакцинация булмау һәм соңрак медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итү хәлнең начараюының төп сәбәпләре булып тора.

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев