Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск үзәк район хастаханәсенә ашыгыч ярдәм автомобиле тапшырдылар

Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының йомгаклау коллегиясе алдыннан машиналар тапшырды.

50 машинаны  республикадагы үзәк район хастаханәләренә тапшырдылар.

«Безнең яхшы акция үткәрү, санитар автомобильләр тапшыру мөмкинлеге бар. Бу машиналарны «Sollers» компаниясе җитештергән. Планлы, контракт автомобильләреннән тыш, компания үзеннән дә ике машина бүләк итә», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.

Барлык автомобильләр дә Татарстанда җитештерелгән, аларда кирәкле бөтен җиһазлар, шул исәптән пациентларны реанимацияләүдә кулланыла торган җайланмалар да бар.

Лениногорск үзәк район хастаханәсе дә яңа ашыгыч ярдәм автомобильгә ия булды.

Исегезгә төшереп үтәбез. Әле күптән түгел, 2025 елга керер алдыннан, декабрь ахырында Лениногорск үзәк район хастаханәсе ашыгыч реабилитация ярдәме күрсәтү һәм зыян күргән пациентларны йөртү өчен билгеләнгән С класслы реанимобильле булган иде. Бу хакта сайтта хәбәр ителде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев