Лениногорск хастаханәләренә яңа машиналар тапшырылды
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск хастаханәләренә яңа машиналар тапшырылды

Сәламәтлек тармагы – мөһим мәсьәлә

28 августта Казанда Татарстан хастаханәләренә 100 ашыгыч ярдәм машинасы һәм 40 җиңел автомобиль, шулай ук биш мең компьютер бирелде.

Лениногорск үзәк хастаханәсе дүрт – ашыгыч ярдәм машинасы һәм бер – җиңел автомобиль Lada Aura алды. 
Машина ачкычларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.

«Сәламәтлек саклау системасы – бу бик мөһим мәсьәлә. Иң мөһиме – кешеләр, әмма кешеләрнең үз эшен тиз, нәтиҗәле һәм сыйфатлы итеп башкару өчен кораллары булырга тиеш», - ди республика Рәисе.

Яңа ашыгыч ярдәм автомобильләре Лениногорск медицина хезмәткәрләренә пациентларга тизрәк һәм сыйфатлырак ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк, дип хәбәр итә хастаханәнең матбугат хезмәте. 

 

фотолар: ЦРБ 

 

 


Нет комментариев