Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск йөзүчеләре башкалабызда уңышлы сынау үтеп кайтты

Лениногорскиның “Юбилейный” бассейнында шөгыльләнүче бер төркем яшь йөзүчеләр Казанда үткән ярышлардан кайттылар.

Республика беренчелеге бәйгесе, озакламый Санкт –Петербургта узачак “Шаян дельфин” турнирына сайлап алу этабы буларак оештырылган иде. Ярышларның шартлары буенча, әлеге бәйгедә катнашучылар мәҗбүри программаның  200 метрга  комплекслы йөзү,  800 метрга  һәм 100 метр  араларга  ирекле стиль белән йөзү  дистанцияләрен үтәргә тиеш иде.

Лениногорск спортчылары Раил Сафин, Иван Терентьев, Сергей Бажитов, Роберт Шәмсуллин һәм Анастасия Артемьева бу көч сынашуларда лаеклы чыгыш ясадылар, әлбәттә инде, бәяләп бетергесез тәҗрибә  алдылар. Алар дүрт эстафетада һәм иң көчлеләр арасындагы стартларда катнашып,  үзләренең  спорт разрядларын расладылар.

Аларның  алда торган бәйгеләрдә дә сынатмыйча, яңа үрләр яулавын телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев