Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә бәби көтүче әниләр белән очрашу үтте

Лениногорск ЗАГС бүлегендә «Хатын-кыз өчен иң яхшы исем – әни» дип аталган түгәрәк өстәл янында очрашу узды.

Чара  йөклеләр көне кысаларында үтте.  Чарада бәби көтүче күпбалалы гаиләләр катнашты. Алар өчен файдалы мәгълүмат әзерләнде. 

Очрашуның уңай атмосферада узуы «Демография» илкүләм проектының төп өстенлегенә ярдәм итте:«Һәр йөклелек сәламәт бала туу белән тәмамланырга тиеш!"

Очрашуны Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Равил Шагеев ачты.

 ЗАГС бүлеге начальнигы Кадрия Хәлимова булачак әниләргә «Бала туу» суперсервисы турында сөйләде, дәүләт хезмәтләрендә ничек теркәлергә һәм бала тууны теркәү өчен нинди документлар кирәклеген әйтте.

 Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды бүлегенең клиент хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Сираева ана (гаилә) капиталын алу тәртибен аңлатты, ана булган хатыннарга, шулай ук күп балалы гаиләләргә тиешле пособиеләр һәм социаль түләүләр турында сөйләде. 

Гаиләләр алдында шулай ук район үзәк хастаханәсе психологы Е. Амирова , табиб акушер - гинеколог А. Надирова, табиб – методист З. Могыйнова, Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге начальнигы Э. Кирдянова чыгыш ясадылар.

Лениногорск балалар рәсем сәнгате мәктәбеннән педагог Р. Галирахманова йөкле хатыннар өчен мастер-класслар оештырды, ә «Логос» үзәге педагог-психологы Д. Мортазина балалар белән уеннар үткәрде.

Эльвира Кирдянова гаиләләргә бүләкләр алып килде, автолюлька уйнатты.  

 

фотолар һәм мәгълүмат: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев