Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск ЗАГС бүлегендә илебезнең төрле почмакларыннан никахларын теркәделәр

Теләсә кайсы шәһәрдәге ЗАГС бүлегенә гариза бирергә була, сез хәтта бу көнне башка төбәктә булсагыз да.

Бу хакта Лениногорск ЗАГС бүлеге хәбәр итә

26 мартта  Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараенда илебезнең төрле почмакларыннан яшь парлар никахларын теркәделәр. Мәсәлән, яшь пар Владислав һәм Екатерина ЗАГСка гариза биргәндә, икесе ике шәһәрдә булган.  Кияү - Лениногорскида, кәләш -  Санкт-Петербургта. 

26 мартта  шулай ук Оренбург, Самара, Түбән Новгород өлкәләреннән, Әлмәт, Бөгелмә шәһәрләреннән, Лениногорск районы авылларыннан парлар булды. 

7 пар никахлашкан. Барлык яшь парлар ЗАГСка онлайн гариза биргәннәр. Яшь парлар «Госуслуги» порталын ЗАГСка тиз һәм дистанцион гариза бирү, дата сайлау һәм пошлина түләү мөмкинлеге өчен уңайлы дип бәяләгәннәр. 

“Сервис тантана вакытын 1-12 айда сайларга мөмкинлек бирә. Без булачак барлык яшь парларны Лениногорск шәһәренең Никахлашу сараена чакырабыз!» - дип хәбәр итә ЗАГС.

 

Фотолар: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев