Лениногорск ЗАГС бүлегендә Псурцевлар гаиләсен 10нчы бала туу белән котладылар
Халыкара гаилә көне алдыннан ЗАГС бүлегендә Псурцевлар гаиләсен кабул иттеләр.
Алар унынчы сабыйларына исем куштырырга килгән. Сабыйга Сергей дип исем кушканнар.
Әлеге гаиләдә балаларның һәрберсе талантлы. Олы уллары “Астра” ансамбленә йөри, ике уллары музыка мәктәбен тәмамлый, өченчесе – фортепиано буенча. Дүртенчесе гитарада уйный. Кызлары рәсем сәнгате мәктәбенә йөри.
Барысы да спорт ярата.
Ирле-хатынлы Псурцевлар Лениногорск районы һәм Татарстан Республикасының көньяк-көнчыгышындагы балалар һәм яшьләр җәлеп ителгән төрле чараларны оештыруда актив катнашалар. Әйтик, 2017-2025 елларда Николай Васильевич һәм Мария Ивановна православие яшьләренең Сретен балларын үткәрүнең төп оештыручыларының берсе булган.
2024 елда алар Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм аның хатыны үткәрә торган гаиләләрне кабул итү чарасына чакырылганнар, анда Мария Ивановна «Ана Даны – Материнская Слава» медале белән бүләкләнгән.
ЗАГС бүлегендә узган исем кушу чарасына “Бердәм Россия” партиясенең җирле бүлекчәсеннән Игорь Храмов һәм “Юл иминлеге куркынычсызлыгы” учреждениесенең профилактика бүлеге башлыгы Эльвира Кирдянова килделәр.
ЗАГС бүлеге белгечләре Псурцевларга сабыйның беренче документын – туу турында таныклык һәм Рәхмәт хаты тапшырдылар.
Фотолар: ЗАГС бүлеге
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев