Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорск Үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә капиталь ремонт булды

Хәзер монда шифаханәдә кебек, элеккегесе белән чагыштырырлык та түгел, барлык шартлар да тудырылган, диләр үзәк район хастаханәсенең терапия бүлегендә дәваланучы пациентлар да, шунда эшләүче мед персоналлар да. Терапия бүлегендә капиталь ремонт үткәрелде.

 

 Терапия бүлегендә капиталь ремонттан соңгы үзгәрешләрне без – журналистлар да күреп кайттык. Үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров әйтүенчә, монда – терапия бүлегендә ачылганнан бирле ремонт үткәрелгәне булмаган. “Корпуста косметик ремонттан башка мондый зур масштаблы ремонт булмады. Күп эшләр эшләнде, билгеле, моны пациентлар тиешенчә бәяләрләр. Шулай ук эшләүче медицина хезмәткәрләренә дә уңайлы эш шартлары тудырылды”, - ди Рим Әмиров.

Терапия бүлегендә капиталь ремонт республика программалары кысаларында башкарылган. Андагы үзгәрешләрне күрү өчен без бүлеккә юнәлдек. Безне терапия бүлеге мөдире Светлана Мальковская каршы алып, таныштырып йөртте. Чыннан да, бүлеккә килеп керүгә якты коридор, яңа ишекләр, яңа тәрәзәләр каршы ала. Идәннәр һәм стеналар эшләнгән. Шулай ук палаталарда барысы да алыштырылган. Җылыту системасы, су белән тәэмин итү, канализация дә өр-яңадан ясалган. Медицина посты, процедура кабинеты, ашханәдә дә барысы да эшләнелгән.
-    Монда барысы да яңача, - ди Светлана Мальковская. – Безнең бүлектә кайчан ремонт булыр икән дип, озак көттек. Медицина ярдәме күрсәтер өчен тиешле җиһазларыбыз да бар.

Ремонттан соң һәрбер палатада санузел барлыкка килгән. Хәзер коридорның икенче башында булган бәдрәфкә йөреп, анда чират торырга кирәкми. Моннан тыш, палаталарда карават янында экстрен чакыру кнопкасы бар, ул медицина посты һәм ординатор кабинеты белән тоташтырылган. Әгәр авыруның хәле кинәт начарланып китсә, ул шушы кнопка аша дежур табибны, шәфкать туташын чакырта ала.
Моннан тыш карават янында төнге лампалар куелган.  Караватның баш куеп ята торган өлеше күтәртелә һәм төшерелә.
“Бүлектә аз мобильле пациентлар өчен душ кабинасы ясап куйдылар, анда коляска белән кереп була торган итеп ясалган”, - ди Светлана Алексеевна. Пациентларның хәленә кереп, алар өчен уңайлыклар тудырылуы – мөһим.
Терапия бүлеге 35 койкага исәпләнгән һәм 8 койка көндезге стационарга дәваланырга килүчеләр өчен.

Медицина постында шәфкать туташы Татьяна Мазюкова үз эше белән мәшгуль иде. “Хәзер безнең пост менә нинди заманча итеп ясалды. Мин хастаханәдә 20 еллап эшлим, мондый ремонт булганы юк иде. Барысы да яхшы”, - ди ул.
Ремонт вакытында терапия бүлегенә вакытлыча башка бүлеккә күчеп торырга туры килгән. Хәзер кардиология бүлегендә ремонт бара, андагы медперсонал һәм авырулар вакытлыча терапиягә күчкән.
 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев