Лениногорскида 26 сентябрьдә “Милләтләр кроссы” – йөгерү көне узачак.
Спорт чарасы И.Хәсәнов исемендәге спорткомплекс территориясе янында (Школьная урамы, 52 адресы буенча) була.
Кроссның тантаналы ачылышы 10.00 сәгатьтә, ә 10 сәгать 30 минутта старт биреләчәк.
Йөгереш берничә этаптан торачак: мәктәп укучылары, уку йортлары студентлары арасында, предприятиеләр һәм ветераннар, җитәкчеләр арасында үтәчәк.
9.00 сәгатьтән 11.00 сәгатькә кадәр ГТО нормативларын тапшыру мөмкинлеге бар.
фото: архив, узган елдагы кросс
Нет комментариев