Лениногорскида 27 мең төптән артык чәчәкләр утыртачаклар
Шәһәребез матураер.
Лениногорск шәһәре җәй айларында тагын да матураеп китә. Яшеллек, агачлар да ямь биреп тора. шулай ук шәһәр территориясендә клумбаларга утырткан чәчәкләр дә күзне иркәли.
Быел Лениногорск шәһәрендә 27 мең 150 төп чәчәкләр утыртырга җыеналар. Алар арасында петунияләр, бегонияләр, пеларгонияләр, сальвияләр һәм башкалар була.
Бу хакта башкарма комитет җитәкчесе Марат Гирфанов үзенең телеграм-каналында хәбәр итте.
Геройлар Аллеясында, Ленинградская урамында, «Лениногорскнефть» идарәсе янындагы чәчәкләр инде шәһәр күрке булып тора. Тиздән башка урамнарда да утыртылачак.
Бу эшне 1 июньгә кадәр төгәлләячәкләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев