Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида 70тән артык бала ковидка каршы вакцинация узган

Мәктәпләрдә, белем бирү учреждениеләрендә балаларның күпләп чирләве күзәтелә.

Исегезгә төшерәбез: 12 яшьтән зуррак булган балалар өчен коронавируска каршы “Спутник-М” вакцинасы бар. Ул безнең поликлиникага да кайткан. 

Бүгенге көндә Лениногорскида 70тән артык балага әлеге вакцина ясалган.

«Спутник М» — ул олылар өчен билгеләнгән «Спутник V» вакцинасының биш тапкыр җиңеләйтелгән варианты, әмма инфекциягә каршы торырлык күләмдә антитәнчекләр барлыкка килсен өчен аның концентрациясе җитәрлек.

12 яшьтән 15 яшькәчә балалар арасында вакцинация ата-анадан язмача рөхсәт булган очракта гына ясала. 15 яшьтән өлкәнрәк яшүсмерләр прививка ясатуга рөхсәт анкетасын үзләре тутыра ала.

Балалар поликлиникасы көненә 120-140тан кабул итүләргә хезмәт күрсәтә. Көньяк-көнчыгыш зона өчен эшләүче балалар провизор госпиталендә республиканың көньяк-көнчыгышыннан 60тан артык бала ята, анда 1 яшькә кадәр булган балалар да бар, диләр.

Лениногорскида прививка пунктлары: үзәк район хастаханәсе поликлиникасында һәм медсанчасть стационарында, Шөгер һәм Иске Куак амбулаториясендә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев