Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида “Аҗаган” республика хәрби-спорт уеннарының муниципаль этабында мәктәпләр югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәтте

Лениногорск мәктәпләре ватанпәрвәрлеккә рухландыручы бу бәйгегә ел дәвамында әзерләнә.

Муниципаль этап уеннарын өлкән һәм урта сыйныфларда укучылар башлап җибәрде.

Шәһәрнең “Высота” яшьләр үзәгендә һәм “Яшьлек” спорткомплексында узган “Аҗаган”да 350  мәктәп укучысы катнашты. Хәрби-патриотик уеннарның әйдәп баручысы булып инде берничә ел рәттән “Беренчеләр хәрәкәте” тора.

Алар уен өчен җаваплы булган остазларга аны әзерләнүдә һәм уздыруда ярдәм итәләр, уеннарда катнашучыларны да күз алдыннан югалтмый даими куатләп, кирәк булса ярдәм итеп торалар. 

“Быелгы ярышларда шәһәр һәм район мәктәпләренең 35 командасы көч сынашты. Өлкән сыйныфларда укучыларнның һәм шәһәр уку йортларының 16 командасы, ә урта сыйныфларның 8 командасы һәм кече яшьтәгеләр  стройда йөрүдән алып – илебез тарихына кадәр осталык һәм белемен сынашты.  Билгеле, биремнәр һәм сынаулар һәр яшь төркеме өчен аерым төзелгән иде. 

“Аҗаган” хәрби-патриотик уеннары программасына  кораллы һәм строй әзерлеге, хәрбиләштерелгән эстафета, медиклар һәм элемтәчеләр ярышы, хәрби-сәяси әзерлек белемнәрен тикшерү, радиация, химик һәм биологик саклык буенча сынаулар кергән иде.

“Беренчеләр хәрәкәте”  балалар һәм яшьләр иҗтимагый дәүләт оешмасы әлеге зур чараны Лениногорск муниципаль районы Башкарма комитеты, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе, «Ватанны саклаучылар» фонды, «Форпост» үзәге, «Чик сакчылары берлеге» «Сугышчан туганлык» хәрби оешмасы ярдәмендә гамәлгә ашыра алды”,- диде оешманың рәисе Марина Марчина.

Шәһәр һәм район мәктәпләре “Аҗаган” отрядлары югары дәрәҗәдә әзерлек күрсәттеләр. Әлеге командаларда берничә ел рәттән бу хәрби уенда катнашып, зур уңышлар яулаганнары да бар.

Лениногорскиның 12 нче лицее командасыннан Айнур Гимадиев 5 нче ел рәттән уйный. Быел ул команданың капитаны, Айнурга 14 яшь, 7 нче сыйныфта укый:
“Отряд капитаны булу зур бурычлар йөкли, мин барлык сынауларны да җиңеп чыгарлык оста һәм чыдам булырга, тарих буенча да бик күп белергә тиеш. Чөнки капитан нинди дә булса очрак килеп чыкса, команданың теләсә кайсы уенчысын алыштыра алырлык булырга тиеш. Алдагы елларда без призлы урыннарны яулап килдек, зональ бәйгеләрдә катнаштык, быел да нык тырышабыз”.- диде ул.

Ә бу ярышларда өлкән яшь категориясендә 1 урын – 5 нче мәктәп командасында, урта яшьтәгеләр арасында да шул ук мәктәп командасы җиңеп чыкты.

2 урын – 7 нче мәктәп командасында,  3 урынны нефть техникумы командасы яулады.

 Урта яшь категориясендә 2 урынга 7 нче мәктәп командасы чыкты. 3 урын – 4 нче мәктәп командасында.  

«Аҗаган» хәрби-спорт уены мәктәп тормышында аерым урын алып тора. Бу уен күңелле бәйге генә түгел балаларда патриотик хисләр, команда рухы һәм тормышта кирәкле күнекмәләр формалаштыра. Өлкәннәр һәм урта сыныфларда укучылар гына түгел, кече яшьтәге мәктәп балалары да “Аҗаган” уеннарында катнашты. 

Муниципаль этапта җиңүчеләр 24-26 нчы апрель көннәрендә Алабуга шәһәрендә узачак зональ этапта катнашачак. Лениногорскиның яшь ватанпәрвәрләре анда да сынатмас дип ышанабыз.

Фотолар "Высота" яшьләр үзәгеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев