Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Ак халатлы фәрештәләр» фестивале узды (+ фотолар)

Лениногорск хастаханәләрендә медицина десанты булып китте.

Әлеге студентлар Казан, Чувашия, Пермь, Оренбург, Мордовия уку йортларында медицина буенча белем алалар. 10 студент атна дәвамында Лениногорск табибларына диспансеризация үткәрергә булышты. ЭКГ ясадылар, шулай ук Шөгер, Иске Куак, Зәй-Каратай авыллары халкына да хезмәт күрсәттеләр.

Моннан тыш шәһәрдәге биш белем бирү учреждениеләрендә булып, мәктәп укучылары белән аралаштылар, аларга лекция һәм квест-викторина үткәрделәр.

Медицина десантының йомгаклау көне “Ак халатлы фәрештәләр” фестивале белән үтте. Һөнәри юнәлеш чарасына 9-11нче сыйныфлардан 150гә якын мәктәп укучысы Лениногорск үзәк район хастаханәсенең актлар залына җыелды. Төп максат – медицина һөнәре белән эш урынында таныштыру.

Чарада Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гөлнара Вагизова, Лениногорск үзәк район хастаханәсе баш табибы Рим Әмиров, Бөгелмә медицина училищесы вәкиле һәм Казан медицина университетыннан 6 курс студенты Софья Прайзель (әйтергә кирәк, ул 12нче лицей чыгырылыш укучысы) катнашты.

Баш табиб Рим Әмиров укучыларга медицина уку йортларында максатчан уку буенча мөмкинлекләр булуы турында сөйләп үтте.

Лениногорск хастаханәләренең эше белән таныштыру өчен мәктәп укучыларын хастаханә бүлекләре буенча экскурсиядә йөрттеләр. Алар пациент кабул итүдән башлап, бүлеккә палатага урнашканчы үтә торган процедураларны үз күзләре белән күрделәр.

Фотолар: Лениногорск ЦРБ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев