Лениногорскида Әнвәр Шәриповның 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗади очрашу үткәрелде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Әнвәр Шәриповның 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗади очрашу үткәрелде

Ул шагыйрь генә түгел, ә галим, профессор да.

 Лениногорскиның Г.Тукай исемендәге Үзәк китапханәсендә Әнвәр Шәриповның 85 яшьлек юбилее уңаеннан иҗади очрашу  узды. Бу хакта ТР Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге хәбәр итә.

Чарада Әлмәт язучылар оешмасы җитәкчесе Равил Сабыр катнашты. Кичәдә Әнвәр Шәриповны  аның якын дусты, иҗатташы, шагыйрь, «Чишмә» иҗат берләшмәсе җитәкчесе Таһир Шәмсуаров, Чаллыдан килгән шагыйрьләр Айрат Шайхетдинов, Илгизәр Әхмәтханов, Лениногорск районы мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлфия Зиатдинова, китапханә директоры Ләйсән Галимова, «Ак калфак» татар хатын-кызлары оешмасының җирле җитәкчесе Тәслимә Рафикова, «Татар гаиләсе» иҗтимагый фондының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Гөлия Замалеева котлады. Юбилярның кызы Таңчулпан Гайнетдинова бөтен кешене гаҗәеп матур бию белән таң калдырды, диелә хәбәрдә.

    Әнвәр Шәрипов – язучы, шагыйрь, профессор, филология фәннәре докторы, РФ халык мәгарифе отличнигы, ТР атказанган укытучысы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Җамал Вәлиди исемендәге премия лауреаты. Ул 1941 елның 9 октябрендә Ютазы районының Кәрәкәшле авылында, әтисе сугышка киткәннән соң өч ай үткәч дөньяга килә. Дүртенче сыйныфны укып бетергәч, әнисе гаиләне туган авылына, Зәй-Каратайга (Лениногорск районы) күчерә.

  •   1958 елда Ш. Бикчурин «Чишмә» иҗат берләшмәсен оештыра. Әдәби иҗат белән кызыксыну 1960 елда аны Казан университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килә.
  •  Әнвәр Шәрипов Габдерәхим Утыз Имәнинең 400 битлек шигырьләр һәм поэмалар томын тәрҗемә итеп, киңкатлам укучыга тәкъдим итә, китапханәләргә таратуга ирешә. XVIII гасырда туган шагыйрьнең иҗади мирасын фәнни тикшереп, кандидатлык диссертациясе яклый. 2022 елда Лениногорск районы Тимәш авылында «Татнефть» ярдәме белән Габдерәхим Утыз Имәни исемендәге тарихи-мәдәни комплекс ачылуга да зур өлеш кертә.

 https://tatar-inform.tatar

фотолар: үзәк китапханәдән


Нет комментариев