Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида апрель аенда ике кешене талпан тешләгән

Яз көне табигатьнең уянуы матур күренеш. Тик шушы ямьле көннәрне талпан энцефалиты да баш калкыта.

Лениногорскида апрель аенда ике кешене талпан тешләргә өлгергән дә инде.

Лениногорск районы территориясен әлеге бөҗәкләр күптән яратты, үз итте. Май, июнь айларында алар “усаллана”.

“Санитар хезмәт 12 апрельдә талпаннан беренче тешләү очрагын теркәде. Берничә көннән Лениногорск поликлиникасына икенче кеше дә мөрәҗәгать иткән. Аларның берсе 14 яшькә кадәрге бала”, - ди Татарстан Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Лениногорск бүлеге табибы Рамилә Мөхәммәдиева.

Узган елда санитар хезмәт 97 лениногорскилыны теркәгән. Шуларның 39ы – 14 яшькә кадәргеләр. Талпаннар вируслы энцефалит, боррелиоз, пироплазмоз инфекцияләрен кешегә йоктыра ала. Узган ел энцефалит та, боррелиоз да теркәлмәгән, бәхеткә, талпан энцефалиты соңгы ун елда “күренми”.

Табиб Рамилә Мөхәммәдиева талпаннарның язгы-көзге сезонда активлашуын әйтте. Табигатькә чыкканда, мөмкин кадәр тәнне капларга, киемгә төрле препаратлар сибәргә киңәш итте. "Талпан кадалса, үзең чыгарырга ярамый. Табибка барырга кирәк, ул бөҗәкне вируска тикшерү кирәк", - ди Рамилә Харрасовна.

 

фото: https://pixabay.com/ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: талпан тешләү