Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида әти-әниләр БДИ тапшырды (+ фотолар)

Лениногорскиның 7нче мәктәбенә 11нче сыйныфта укучы балаларның әти-әниләр рус теле фәне буенча Бердәм дәүләт имтиханы тапшырырга килделәр.

 

Алда чыгарылыш сыйныф укучыларын имтиханнар көтә, әлбәттә, бу аларның әти-әниләре өчен дә зур сынау. Лениногорск Мәгариф идарәсе начальнигы Вагиз Санатуллин әйтүенчә, әлеге акция барышында имтихан тапшырып караган әти-әниләр балаларының БДИ вакытында ниләр тою-кичерүләрен үзләрендә сынап карый алалар.

Әти-әниләр, имтихан тапшыручы укучылар кебек. металл детектор аша тикшерелеп кертелде. Белемнәрне тикшерү видеокамералар урнаштырылган сыйныфта үтте. Башта педагог-оештыручылар аларга биремнәрнең ничек эшләнүе, кайчан кәгазьгә чыгарылуы, ничек тикшерелүе, имтихан тапшыру пунктларында күзәтүчеләр эшәчәнлеге, видеокамералар эшләве, нәрсә эшләргә ярый, нәрсә ярамый – барысы турында да тулысынча аңлаттылар. 

Әти-әниләр дә чын БДИга  охшаш биремнәр эшләргә  тиеш иде, тик биремнәр бераз җиңеләйтелгән вариантта иде.  Әти-әниләр бер сәгать вакыттан соң эшләп тә чыктылар.

- Минем кызым тиздән БДИ бирәчәк. Ул 7нче мәктәптә укый. Бүгенге акция алар үтәсе процедураны шәхсән үземдә сынап карау бик файдалы булды. Үзебезнең укып чыккан вакыттагы имтихан бирүләребез әлегедән аерылса да, мәктәп еллары искә төште. Биремнәр бик катлаулы түгел, балаларыбыз бит хәзер ничә ел ңзвамында имтиханга әзерләнә, уңышлы гына тапшырырлар дип уйлыйм. Ә үземнең биремнәрдә исә ике хатамны таптым, - ди Ольга Илюхина.

Һәр укучыга имтиханнарын уңышлы тапшырып, үзләре теләгән уку йортларына керергә язсын!

Розалия Мостафина фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев