Лениногорскида автобус тукталышында электрон табло барлыкка килде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида автобус тукталышында электрон табло барлыкка килде

Яңача.

Хәзер автобус көтүче пассажирлар реаль вакыт режимында үзләренең автобусы кайчан килүен күреп тора әле. 

Дөрес, әлегә бер тукталышта гына шундый мөмкинлек. Ул – Ленинградская урамында, «Базар» тукталышы. Таблода төрле маршарутлар буенча йөрүче автобусның тукталышка килеп җитүен күрергә була. 

Шәһәр буенча ел ахырына кадәр барлыгы 10 яңа тукталыш куярга планлаштыралар. Ә менә һәркайсында электрон табло булырмы? Әлегә бу сорауга җавап юк.

 

Фото: телеканал «Лениногорск-24»

 


Нет комментариев