Лениногорскида "Автоледи - 2019" конкурсының район этабы үтте
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида "Автоледи - 2019" конкурсының район этабы үтте

Лениногорск муниципаль районында "Автоледи - 2019" конкурсының район этабы үтте. Конкурста 20 автоледи катнашты.

 

Катнашучылар ике этапта көч сынашты, беренчесендә теоретик белемнәрен күрсәтсәләр, икенчесендә машина йөртүдә көч сынаштылар. Җиңүче булып Диана Закирҗанова танылды. Аңардан 1 секундка гына калышкан Валентина Касыймова икенче урынга лаек булды, өченче урында - Гүзәлия Крюкова.

Барлык катнашучыларга да кубок, диплом һәм  ГБУ «Безопасность дорожного движения» территориаль бүлегеннән призлар тапшырылды. Диана Закирҗанова безнең шәһәр данын республика конкурсында яклаячак, ул 15 августта Казанда үтәчәк.

Фотолар: Лениногорск ЮХИДИ идарәсеннән


Нет комментариев