Лениногорскида «Автосессия - 2024» бәйгесе үтте (+фотолар)
Лениногорскида автомобильче студентлар арасында машина йөртү осталыгы буенча “Автосессия – 2024” республика конкурсының шәһәр этабы узды.
Конкурс Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе, “Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы” учреждениесенең территориаль идарәсе һәм Лениногорск политехник колледжы тарафыннан үткәрелде, дип хәбәр итә Лениногорск Дәүләт автоинспекциясе бүлеге.
Конкурс биремнәре политехник колледжда үтте. Бәйгедә катнашучыларга берничә этапны узарга иде: автомобильгә техник күзәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү һәм автомобильне фигуралы итеп йөртү.
Лениногорск политехник колледжы командасы барлык биремнәрне уңышлы үтеп, җиңүче булды.




Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев