Лениногорскида аз керемле гаиләләрдән мәктәп укучылары бушлай азык-төлек җыелмалары ала башладылар
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида аз керемле гаиләләрдән мәктәп укучылары бушлай азык-төлек җыелмалары ала башладылар

Лениногорскида аз керемле гаиләләрдән мәктәп укучылары бушлай азык-төлек җыелмалары ала башладылар.

 

Азык-төлек җыелмасы составына карабодай ярмасы, дөге, макарон, он, шикәр, көнбагыш мае, куертылган сөт кергән. Аларны территориаль иҗтимагый үзидарә вәкилләре һәм Лениногорскины социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре тарата.

Азык-төлек җыелмаларын сатып алуда зур ярдәмне предприятие-оешмалар күрсәткән.

Түләүсез азык-төлек җыелмалары мәктәп укучыларына ташламалы категория бирелә: аз тәэмин ителгән (күпбалалы, тулы булмаган) гаиләләрдән булган, аларның җан башына уртача кереме Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумы күләменнән түбәнрәк булган балаларга; социаль куркыныч хәлдәге гаиләләрдән булган балаларга.

 


Нет комментариев