Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бәби көтүче әниләр бәйрәмендә автомобиль бишеге уйнаттылар

Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә булачак әниләр Йөклеләр көненә җыелды.

Анда 10 хатын-кыз катнашты. Алар барысы да төрле яшьтәге, төрле һөнәр ияләре. Лениногорск шәһәренең ЗАГС бүлегендә мондый очрашулар гадәткә керде.

Сәламләү сүзе белән табиб-методист, Лениногорск үзәк район хастаханәсе профкомы рәисе Зөлфия Могыйнова чыгыш ясады, булачак әниләр өчен файдалы мәгълүмат җиткерде. 

ЗАГС бүлегенең баш белгече Эльмира Замахаева булачак әниләргә «бала туу» сервисы турында, дәүләт хезмәтләрендә ничек теркәлергә һәм бала тууны теркәү өчен нинди документлар кирәклеге турында сөйләде.

Шулай ук Социаль фондның клиентлар хезмәте җитәкчесе урынбасары Гөлназ Сираевага ана (гаилә) капиталы турында сораулар бирделәр. 

Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесенең Лениногорск профилактика бүлеге башлыгы Эльвира Кирдянова балаларны автолюлькаларда һәм автокреслоларда имин йөртү турында әңгәмә үткәрде. 

Очрашуда тугыз бала әнисе, унынчы баласы ттиздән туачак –  Мария  Псурцева катнашты. Мастер-класс та узды. Автолюлька уйнату күңелле сюрприз булды. Аны Эльвира Вечкитова отты. 

- Мин икенче баламны көтәм. Күптән түгел генә «права» да алдым. Әлбәттә, балаларны автомобильдә куркынычсыз йөртү минем өчен мөһим. Мондый бүләк – зур шатлык, диде ул.  

 

фотолар: ЗАГС бүлегеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев