Лениногорскида балаларын бакчага йөртүче әти-әниләр белән юл иминлегенә багышланган чара узды
Шәһәрнең 2 нче балалар бакчасында Дәүләт автоинспекциясе вәкиле Анастасия Ибряева катнашында профилактик чара узды.
"Очрашуның төп темасы балаларның юл-транспорт травматизмын кисәтү булды", - дип сөйләде автоинспекция хезмәткәре.
Әңгәмә кысаларында ата-аналарга шәһәр һәм Лениногорск районы территориясендә теркәлгән юл-транспорт һәлакәтләренең
видеоязмаларын күрсәттеләр. Әлеге материаллар катнашучыларга машина йөртүчеләр дә, җәяүлеләр дә җибәргән типик хаталарны җентекләп анализларга мөмкинлек бирде.
Анастасия Ибряева ассызыклаганча, нәкъ менә ата -аналар балалар өчен үрнәк булып тора, шуңа күрә аларның юлда тәртипле булуы – бала иминлегенең нигезе.
Балаларны автомобильләрдә йөртү кагыйдәләренә, тәүлекнең караңгы вакытында яктылыкны кире кайтара торган элементларны куллануның мөһимлегенә аерым игътибар бирелде. Юл куркынычсызлыгы дәүләт учреждениесе тарафыннан юл хәрәкәте иминлеге буенча иллюстрацияле белешмәләр тапшырылды.
фото: ДАИ бүлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев