Лениногорскида балигъ булмаганнарны интернет җинаятьчеләреннән саклап калу турында сөйләштеләр
Шәһәрнең 2нче мәктәбендә «Балигъ булмаганнарга карата, шул исәптән мәгълүмати-телекоммуникацион технологияләрне кулланып, җинаятьләр кылуны профилактикалау, шушындый җинаять корбаннарын реабилитацияләү өчен күрелә торган чаралар» мөһим гомумшәһәр киңәшмәсе узды.
Чарада җирле администрация органнары вәкилләре, прокуратура хезмәткәрләре һәм хокук саклау органнары җитәкчеләре катнашты. Очрашу барышында спикерлар шәһәрдә агымдагы криминаль вәзгыять һәм балигъ булмаганнарның хокук бозуларын кисәтү чаралары турында фикер алыштылар.
Киңәшмә хокук саклау, мәгариф учреждениеләре өстендә торган берничә максатка игътибар бирелде:
• Законнарның үтәлешен тикшереп торуны көчәйтү;
• Хокукка каршы гамәлләрне башлангыч этабында ачыклау чаралары;
• Мәгариф учреждениеләренең күзәтчелек органнары белән үзара
хезмәттәшлеге.
Мондый киңәшмәләр җинаятьчелек дәрәҗәсен киметү, шәһәрдә куркынычсыз мохит булдыру өчен тиз арада нәтиҗәле чишелешләр табарга мөмкинлек бирә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев