Лениногорскида белем бирү учреждениеләре яңартыла
Мәктәпләр яңартыла
Лениногорскида “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты кысаларында 14нче сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле балалар өчен мәктәп, Ивановка, Түбән Чыршылы, 4нче һәм 13нче мәктәпләрдә капиталь ремонт үткәреләчәк.
Әйтик, 14нче мәктәптә капиталь ремонт уку сыйныфларын, махсуслаштырылган кабинетларны, спорт залын, санузелларны һәм башка бүлмәләрне яңарту буенча комплекслы эшләрне күздә тота. Спорт мәйданчыгы һәм теплица ремонтланачак, канализация, су, электр челтәрләре яңартылачак. Заманча яктырту урнаштыру планлаштырыла.
Яңартылган мәктәп үз укучыларын заманча, уңайлы һәм куркынычсыз шартларда каршы алачак, бу уку процессына гына түгел, һәр баланың шәхесен үстерүгә дә ярдәм итәчәк.
2025 елда илкүләм проект кысаларында ике мәктәп төзелде, аларның һәрберсе 1 224 урынга исәпләнгән – Чаллыда һәм Казанда. Тагын ун мәктәп ремонтланды. 2025 елда милли проектлар ярдәмендә Татарстанда 468 капиталь төзелеш объекты төзелде, капиталь ремонтланды һәм модернизацияләнде.
Белешмә.
2026 елда Татарстанда 170 мәгариф объекты ремонтланачак: 61 мәктәп, 67 азык-төлек блогы, 23 балалар бакчасы, 2 балалар йорты, 8 ресурс үзәге һәм 8 тулай торак. Эшләр «Гаилә» , шулай ук «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектлары, авыл территорияләрен үстерү дәүләт программалары һәм республика программалары кысаларында алып барыла.
Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру өчен 2026 елда 7,5 миллиард сумнан артык акча каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев