Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бер яшьлек баланың тәрәзәдән егылып төшүе турында өстәмә мәгълүматлар ачыкланды

Балага 1 яшь тә 4 ай.

Баланың кичә егылып төшүе турында хәбәр иткән идек.

Ул  өченче этаждан асфальтка бите белән килеп төшкән. Вакыйга урынына шунда ук «Ашыгыч ярдәм» бригадасы һәм полиция килгән.

Табиблар баланы карагач, аның эчке органнарына зыян килмәвен, ә менә бите бик нык җәрәхәтләнүен билгеләгәннәр. Шулай ук ияк сынуын ачыклаганнар, бу баш мие селкенүенә китерә, ди белгечләр. Бала реанимациядә, табиблар күзәтүендә. Исән-сау терелсен инде.

Беренчел мәгълүматларга караганда, 23 яшьлек әнисе бала белән бүлмәдә уйнап утырганда, әни кеше аңын югалта. Шул вакытта бала батареяга менеп, аннары тәрәзә төбенә басып, ачык тәрәзәнең москит сеткасына тотынган. Әлбәттә, москит сетка бернинди терәкне дә тотмый, шунда ук бала белән урам якка ычкынып киткән, бала асфальтка егылып төшкән.

Әни белән бала өйдә икәү генә булган. Әни кешегә нәрсә булганын медицина хезмәткәрләре ачыклаячак, шулай ук монда хокук саклау  һәм опека органнары да тикшерү үткәрәчәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев