Лениногорскида бер көндә ике янгын
2 апрельдә шәһәр һәм район территориясендә ике янгын чыгу очрагы булды, дип хәбәр итә янгын күзәтчелеге бүлеге.
2 апрель иртәсендә, 03 сәгать 58 минутта 66нчы янгын сүндерү частенә Сарабиккол авылында мунча януы турында хәбәр килә.
Янгын сүндерүчеләр килгәндә, агач мунчаның түбәсеннән төтен чыга, ә мунча алдында янгын булган. Мунчага керү ишеге ачылган була. Ут телләренең күршеләрдәге корылмаларга күчү куркынычы булмый.
Янгынның беренчел сәбәбе – техник эксплуатация куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозу.
2 апрельдә шәһәрдә Железнодорожная урамындагы ике сарай яна. Ут телләре бөтен сарайны тулысынча чолгап ала. Ялкынның 4 метр читтә урнашкан торак йортка да күчү куркынычы була.
Нәтиҗәдә, 92 квадрат метр мәйдандагы ике сарай яна.
Янгын сәбәбе – электр җиһазларын эксплуатацияләгәндә кагыйдәләрне бозу.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев