Лениногорскида бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыру буенча антирекорд теркәлде
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида бер тәүлек эчендә коронавирус йоктыру буенча антирекорд теркәлде

Татарстанда янә антирекорд: 2979 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган бер тәүлектә.

ТР Оперштаб мәгълүматы буенча, Лениногорскида узган тәүлектә 52 кеше коронавирус чире йоктырган.

Казанда — 1189, Чаллыда — 416, Әлмәт районында — 155, Бөгелмәдә - 77, Алабугада - 95, Түбән Камада - 118, Чистай районында 127 очрак ачыкланган. Коронавирус очраклары республиканың барлык 45 муниципалитетында теркәлгән. 


Нет комментариев