Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Бердәм консультацияләр көне үтәчәк

20 ноябрьдә Татарстан Росреестры быел өченче тапкыр бердәм Консультацияләр көне үткәрәчәк. Әлеге чара Росреестрның 10 еллыгына һәм Росреестрның Татарстан Республикасы буенча идарәсе оешуга 9 ел тулуга багышлана.

Татарстан Росреестрыннан тыш, бу чарада Кадастр палатасы, Салым хезмәте, Казан шәһәре Башкарма комитеты, кадастр инженерларының үзеннән-үзе көйләнә торган оешмасы вәкилләре һәм башкалар катнашачак.
Шулай итеп, гражданнар актуаль мәсьәләләрнең иң киң спектры буенча түләүсез консультация ала: хокукларны һәм кадастр исәбе, җир законнарын бозу, күчемсез милек сатып алганда салым тотып калынган акчаны куллану һәм Күчемсез мөлкәткә салым исәпләү буенча; торакны хосусыйлаштыру, җир кишәрлекләрен бирү, межалау һәм башка күп кенә мәсьәләләр буенча.

Лениногорск районында бердәм консультация көне Тукай урамы, 7нче йорт адресы буенча үтә. Белешмә өчен телефон: 5-44-59.

Республика Росреестры Лениногорск бүлекчәсе матбугат хезмәте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев