Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида беренче пар игезәкләр Шаһиевлар гаиләсендә туды

Бала туу - һәрвакыт бәхет, игезәкләр тууы - икеләтә бәхет.

2025 елның 8 апрелендә Лениногорск ЗАГС бүлегендә беренче пар игезәкләр тууы теркәлде!

Шаһиевлар гаиләсендә бәхетле вакыйга:  Фирдүс белән Регинаның 5 апрельдә игезәк балалары туды – малайлар дөньяга килде. Аларга Ибраһим һәм Мөхәммәд исемнәре кушканнар.

Әлеге гаиләдә кыз һәм ул үсә. Хәзер аларның бертуганнары бар, гаилә ишәйде.  

ЗАГС хезмәткәрләре яңа туган сабыйларның  әти-әнисен котладылар һәм сабыйларга туу турында таныклыклар тапшырдылар.

 

фото: ЗАГС бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев