Лениногорскида Бөек Җиңүгә багышланган автойөреш үтте
Җиңү көне — календарьдагы дата гына түгел, ә безнең бабаларыбызның ирек һәм тынычлык өчен үз гомерләрен биргән батырлыкларын искә алу көне.
Бу мөһим вакыйга хөрмәтенә төрле чаралар үткәрелә, шуларның берсе — күпсанлы катнашучыларны җыеп, геройларның истәлеген хөрмәтләү өчен оештырылган автойөреш.
Автойөрешнең максаты
- Автойөрештә катнашу яшьләр һәм киләчәк буын өчен тарихи хәтернең әһәмиятен һәм ветераннарга хөрмәтне аңларга ярдәм итә.
- Чара барышында катнашучылар һәйкәлләр һәм мемориаллар янында туктап, чәчәкләр куеп, илебез өчен көрәшкәннәргә хөрмәт белдерәләр.
- Автойөреш төрле яшьтәгеләрне бергә җыя, бердәмлек һәм солидарлык атмосферасы тудыра.
Автойөрешне Лениногорск ДОСААФ оештырды. Катнашучылар алдан теркәлеп, маршрут белән таныштылар.
5 машинадан торган колонна шәһәребезнең ДОСААФыннан чыгып китте. Белинский, Чайковский, Шашин, Лермонтов, Степная урамнары буенча үтеп, беренче тукталыш 12нче лицейда булды.
12нче лицей территориясенә бәйрәмчә бизәлгән машиналар сигнал биреп керде. Автоколоннаны 12нче лицей укучылары шарлар, флаглар белән, укучылар хәрби киемнәр киеп, матур итеп каршы алды.
“Газель” машинасына ветераннар – олы буын утырган иде. Аларга машиналардан төшәргә булыштылар һәм әзерләп куелган урындыкларга утырттылар.
12нче лицей укучылары сугыш еллары җырлары башкарды, вальс биеделәр, тематик җырлы-биюле күренеш тәкъдим иттеләр.
Соңыннан ветераннарга чәчкәләр бүләк иттеләр.
Чара Мәңгелек утка чәчәкләр кую һәм бер минут тынлык белән искә алу белән тәмамланды.
Розалия Мостафина фотолары









Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев