Лениногорскида Бөек Җиңүнең 80 еллыгына түләүләрне 297 лениногорскилы алачак
Быел Бөек Җиңүгә - 80 ел.
Җиңүнең 80 еллыгына түләүләр – 80 мең
Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм аларның тол хатыннарына, 80 мең сум түләү турында боерыкны Россия Президенты Владимир Путин имзалады.
Шулай ук 80 мең сумны элеккеге концлагерьләрнең кече яшьтәге тоткыннарына да түләячәкләр.
Тыл хезмәтчәннәре һәм Ленинград блокадасында яшәүчеләр, концлагерьләрнең балигъ булмаган тоткыннары, һава һөҗүменә каршы оборона чараларында, диңгез һәм авиация базаларында эшләүчеләр, оборона корылмалары төзүдә катнашучылар 55шәр мең сум алачак.
Социаль фондның Клиентлар хезмәте җитәкчесе Айгөл Исламова ачыклап үткәнчә, Җиңүнең 80 еллыгына түләүләрне Лениногорскида 297 кеше алачак.
Болар: 5 кеше – Бөек Ватан сугышы ветераннары; 47 – Бөек Ватан сугышында һәлак булганнарның толлары; 243 – тыл хезмәтчәннәре; 1 кеше – “Ленинград блокадасы яшәүчесе” билгесе белән бүләкләнүче; 1 кеше – концлагерьнең балигъ булмаган тоткыны.
Апрель-май айларында түләүләр киләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев