Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида буалар каскады 95 млн сумлык федераль грант хисабына төзекләндереләчәк

Лениногорск Татарстанның тагын 5 шәһәре белән иҗтимагый киңлекләр булдыру өчен грант отты.


Кече шәһәрләр һәм тарихи җирлекләр арасында уздырылган илкүләм конкурста катнашу өчен республикадан барлыгы 7 шәһәр гариза тапшырган булган. Җиңү яулады: Болгар, Зәй, Яшел Үзән, Алабуга, Лаеш һәм Лениногорск шәһәрләре.

6 шәһәр өчен барлыгы 510 миллион сумлык грант тапшырылган.

 Җиңүчеләрне бүләкләү Тамбовта узды, Лениногорскидан район Башкарма комитеты җитәкчесе Зөлфия Михайлова катнашты.

Лениногорск районында  грант акчасына Менделеев урамында урнашкан буалар каскадында спорт кластеры булдырылачак. Аерым алганда, биредә рекреацион-сәламәтләндерү маршруты пәйда булачак. Эшләр 2023-2024 елларда башкарылачак.

“Шәһәрдәге әлеге зонаны төзекләндерү буенча конкурста икенче мәртәбә катнашабыз. Беренче тапкыр югары сулыклар яр буен һәм спорткомплекс территориясен төзекләндерү буенча 2021 елда катнашкан идек, тик безнең проект җиңмәде. Быел исә без проектның концепциясен актуальләштердек, спорт юнәлешләрен билгеләдек һәм проект җиңү яулады”, - ди Башкарма комитет җитәкчесе Зөлфия Михайлова.

Проектның суммасы – 95 миллион, башкарасы эшләр дә шактый. Зөлфия Михайлова әйтүенчә, Менделеев урамында югары буалар территориясендә шәһәрнең тагын бер спорт үзәге барлыкка киләчәк. “Проект буенча территория өч кластерга бүленә: спорт сөючеләр өчен, сәламәт тормыш рәвеше алып баручылар һәм экологик зона. Экстрим-парк, чаралар уздыру өчен мәйданчыклар барлыкка киләчәк. Бу зонаны төзекләндереп, Лениногорскиның ял итү өчен, спорт белән шөгыльләнү һәм уңышлы бизнес алып бару өчен уңайлы шәһәр булуын күрсәтергә телибез. Заманча иҗтимагый зоналар яшьләрне җәлеп итәр, эшмәкәрлек активлыгын да арттырыр, дип ышанабыз”, - ди Зөлфия Михайлова.

Монда шулай ук су коену урыннарын да төзекләндерәчәкләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев