Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

16+
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида Чайковский урамындагы чүп савытына ут капкан, күршеләр югалып калмаган

Шәһәр ишегалларындагы чүп контейнерларына ут кабу, куе төтен чыгарып нәрсәдер янып яту очраклары булмый калмый.

Мондый чакта шушы йортларда яшәүчеләрдән уяулык һәм өлгерлек сорала, әкрен генә төтенләп яткан уттан олы бәла килеп чыгуы мөмкин.

Ут кабу яисә төтен чыгу очрагын күргәндә, аны беренче мизгелендә үк мөстәкыйль рәвештә сүндерә алмаган очракта, кичекмәстән бу хакта янгын сүндерүчеләргә хәбәр итәргә кирәк. Әмма бу турыда социаль челтәрләрдә, газетларда күпме генә кисәтүләргә карамастан, кешеләр барыбер битарафлык күрсәтә.

Шушындый очракның берсе турында шәһәрдә Чайковский урамының  12 нче йортында яшәүче Лариса М. ханым шалтыратып сөйләде:

“Безнең күрше йорт янына куелган чүп савытына ут капкан. Мин беренче катта яшим, төтен исе  безнең фатирда сизелә башлагач, йөгереп чыктым урамга. Мин чыкканда чүп савытыннан ургылып төтен чыга, якынрак килеп карагач күрдем, савытның эчендә чүп инде ут чыгарып янып ята. Тиз генә  мобиль телефоннан 112 номерына шалтыраттым. Иң гаҗәпләндергәне шул булды: бу йортта яшәүчеләр балконга чыгып күзәтеп басып торалар, янгын сүндерүчеләрне дәшү яисә чиләкләр белән су алып чыгып сүндерү берсенең дә башына килми, “Сез шалтыратмадыгызмы? Без шалтыратмадык”дип сөйләнеп, басып торалар. Ярый әле, йортның икенче башында 1 нче подъездда яшәүче 86 яшьлек агай зур чиләк белән су алып чыгып салды. Ул чүп савытыннан төтен чыкканны күрүгә өенә, су алырга  ашыккан. Аннан үтеп баручы яшь кеше савытны аударып, утны сүндереп бетерергә булышты. Янгын сүндерүчеләр дә тиз килде, мондый очракта югалып калмыйча, иң мөһиме – битарафлык күрсәтмичә эш иткәнебез өчен, рәхмәт белдерделәр. Ут бит ул, аннан нинди генә фаҗига килеп чыкмас, һәрберебезнең кулында телефоны бар, битараф булмыйк!”- дип сөйләде Лариса ханым.

Лениногорск янгынга каршы хезмәте бүлеге игътибарлы һәм җаваплы булырга өнди.

 

Исламия Галимова фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев