Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
ЯҢАЛЫКЛАР

Лениногорскида «Чишмә» әдәби-иҗат берләшмәсе 65 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк

Әдәбият-сәнгать сөючеләрне берләштергән чара көтелә.

Лениногорскида Шамил Бикчурин исемендәге "Чишмә" иҗат берләшмәсе оешканган быел - 65 ел. Шул уңайдан 23 ноябрьдә Лениногорск музыка мәктәбендә "Чишмәләр ургылып аксыннар" дигән әдәби-музыкаль кичә узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.

"Чишмә"нең юбилеена Казан, Яр Чаллы, Әлмәттән кунаклар чакырулы. Татарстан язучылар берлеге рәисе урынбасары Факил Сафин, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәре Шәмсия Җиһангирова, Казан шәһәреннән талантлы шагыйрь,  Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рифат Сәлах , Татарстан язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе Рәфкать Шаһиев һәм башкалар чакырылучы кунаклар исемлегендә бар.

Программада шигырьләр, җырлар, котлаулар булачак.

  • Бүгенге көндә иҗат эше белән янып-көеп йөрүче 23 кеше “Чишмә” әдәби берләшмәсендә тора. 1958 елның октябрендә Лениногорск шәһәренә яңа гына күчеп килгән яшь язучы һәм журналист Шамил Бикчурин әдәби түгәрәк оештырып, аның беренче утырышын уздырган. "Чишмә" аның исемен йөртә.  Бүгенге көндә “Чишмә” берләшмәсенең 17 язучысы – Татарстан Язучылар берлеге әгъзалары. Хәзерге вакытта берләшмәне халык мәгарифе отличнигы, Шамил Бикчурин исемендәге премия лауреаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Таһир Шәмсуаров җитәкли.

фото: редакция архивыннан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев